Главная » 2014 » Декабрь » 19 » Разил Вәлиев белән очрашу
22:03
Разил Вәлиев белән очрашу

  

  18нче  декабрь көнне Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, республикабызның Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев  белән очрашу булып узды. Очрашуга районның башка мәктәпләреннән дә укучылар һәм татар теле укытучылары чакырылган иде.

  Очрашуның максаты - әдипнең яшь буынга иҗади портретын ачып бирү, сүз сәнгатенә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү, моң һәм шигърият аша эстетик тәрбия бирү.

   Кичә барышында укучылар  халык шагыйре белән якыннанрак таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар, популяр җырларын башкардылр. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы узды.

Просмотров: 554 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]