Главная » 2012 » Октябрь » 12 » Республикакүләм “Команда - 2013” проекты старт алды
14:30
Республикакүләм “Команда - 2013” проекты старт алды
2013 елда Казан шәһәрендә уздырылачак XXVII җәйге универсиада турында күбрәк мәгълүмат туплау максатыннан Республикакүләм "Команда - 2013” проекты старт алды. Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 8 октябрьдан 10 октябрьга кадәр әлеге проект кысаларында мәктәпара сайлап алу этабы узды. Әлеге проектта Саба районыннан 23 мәктәп командасы катнашты. Бу этапта Универсиадага багышланган стенд һәм аның презентациясе эшләнелде. Һәр команда әлеге эшкә иҗади якын килеп, барлык укучылар арасында универсиада темасына бәйле рәсем, плакат, стена газетасы, инша конкурслары уздырган. Жюри әгъзалары мәктәпләргә чыгып аларның башкарган эшләрен бәяләделәр. Иштуган, Олы Шыңар, Корсабаш, Юлбат урта мәктәпләренең аеруча югары дәрәҗәдә әзерләнгән булуларын билгеләп үтәргә кирәк. Иң яхшы 10 мәктәп исә муниципаль этап кысаларында 3 төрле эш буенча иҗади программалар тәкъдим итәчәк:
1. Чит телдә Казан буенча сәяхәт.
2. "Без -"Казан 2013 волонтерлары” исеме астында эшләнелгән реклама ролигы.
3. Универсиадада катнашачак илнең иҗади визиткасы.
 
Муниципаль этапта катнашачак мәктәпләр:
1.Мичән урта мәктәбе
2. Олы Шыңар урта мәктәбе
3.Эзмә урта мәктәбе
4. Олы Кибәче урта мәктәбе
5. Олы Арташ төп мәктәбе 
6.Килдебәк урта мәктәбе
7.Саба гимназиясе
8.Юлбат урта мәктәбе 
9.Корсабаш урта мәктәбе 
10. Иштуган урта мәктәбе
 Барыгызга да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Просмотров: 630 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]