Главная » 2010 » Декабрь » 20 » Республика семинары
13:43
Республика семинары
    17 декабрь көнне Шәмәрдән лицеенда башлангыч сыйныфларны җитәкләүче ММҮ методистлары, психологлар, уку эшләре буенча директор урынбасарлары, 2010-11 һәм 2011-12 нче уку елында 1 сыйныфларны укыткан укытучылар өчен икенче буын Федераль дәүләт гомумбелем стандартларына кертүгә әзерлек максатыннан "Татарстан Республикасының гомумибелем бирү оешмаларында икенче буын Федераль дәүләт гомумбелем стандартларына кертүне тормышка ашыруда оештыручанлык һәм методик аспектлары” дигән тема астында республика семинары булып узды. Семинарда 10 районнан ( Теләче, Балтач, Кумара, Арча, Биектау, Питрәч, Әтнә, Балык Бистәсе, Яшел Үзән һәм Саба) барысы 210 кеше катнашты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ( Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы әйдәп баручы киңәшчесе Урманчеева А.Г.), Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтыннан (Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире Садыкова Э.М. һ.б.) кунаклар килгән иде.
   Семинарыбызда район башлыгы Миннеханов Рәис Нургалиевич та катнашты. Ул барлык район халкын Саба районындагы мәгариф тормышы, анда булган үзгәреш, яңалыклар белән таныштырды. Семинарда яңа стандартларга туры килә торган 6 класста ачык дәресләр каралды, аларга анализ ясалып уңай бәяләнде. Түгәрәк өстәлдә районыбызның стандартларга күчкәндә эшләнгән норматив документлар: уку, дәрестән-тыш эшчәнлек планнары каралды, эшләнү тәртибе өйрәнелде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән укытучылар 4 юнәлештә (башлангыч сыйныфларны җитәкләүче ММҮ методистлары, психологлар, уку эшләре буенча директор урынбасарлары һәм укытучылар өчен) мастер-класслар күрсәттеләр.
    Ахырдан "Илһамият” һәм "Балачак” түгәрәгендә йөрүче балаларның чыгышларын карап барыбыз да ял иттек. Урманчеева А.Г. һәм районнардан килгән кунакларның сүзләренә караганда семинардан барыбыз да дәртләнеп эшләү өчен көч һәм бик күп яңалык алып киттек.
    Семинарны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен районыбыз башлыгы Миннеханов Рәис Нургалиевичка мәгариф бүлеге исеменнән чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Просмотров: 883 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]