Главная » 2018 » Июль » 5 » “Сәләт-Саба” сәлкешләре Изге Биләр җирендә
19:22
“Сәләт-Саба” сәлкешләре Изге Биләр җирендә

   

4 - 9 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара белем бирү форумы узачак. “Сәләт – Саба” аланы сәлкешләренең Форумда икенче көннәре.  Монда һәр алан үз эшчәнлекләрен үзенчәлеклерәк итеп тәкъдим итәчәк. Шулай ук аларны фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очрашулар да көтә. Сәләтле балалар үзләренең спорт һәм акыл ягыннан чыныгуын төрле чараларда – брейн-ринг, интеллектуаль марафон, шахмат, волейбол, футболда сынап караячак.
Әлеге җыен вакытында "Сәләт" аланнары арасында Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы фестивале дә булыр дип көтелә. “Сәләт”нең җырларын, аланнарның үз гимннарын кабат – кабат башкарырлар һәм Биләрдәге күңелле вакыйгалар җәйге ялның тагын бер матур мизгеле булып сәлкешләр күңелендә уелып калачак.

Просмотров: 468 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]