Главная » 2014 » Апрель » 14 » "Сәләткә нур булган йолдызлар" бәйгесе
09:17
"Сәләткә нур булган йолдызлар" бәйгесе

 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә “Сәләт” яшьләр үзәге инде өченче ел поэзия, проза, публицистика, балалар әдәбияты, драматургия буенча “Сәләт”кә нур булган йолдызлар” дигән ачык әдәби конкурс үткәрә. Быелгы бәйгенең бүләкләү тантанасы 12 нче апрельдә булды. Анда чакырылган Завод Нырты мәктәбе укучысы Арикеева Гөлүсә “Поэзия” номинациясендә - I, “Балалар әдәбияты”ннан  III урынга, Килдебәк мәктәбе укучысы Вәлиева Сөмбел  “Проза” номинациясе буенча  II урынга  лаек булды. Сөмбел әле 20 нче мартта гына, Әлмәттә Клара Булатова исемендәге премия конкурсының йомгаклау тантанасында катнашып, I дәрәҗә диплом һәм 1000 сум акча  белән бүләкләнгән иде.  Кызларыбызны  бу җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Просмотров: 1015 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]