Главная » 2014 » Август » 28 » Сәләтле балалар мәктәбе хәбәрләре
08:36
Сәләтле балалар мәктәбе хәбәрләре

Укучыларыбызның җәйге ялын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан җәй дәвамында төрле чаралар оештырылды: июнь аенда мәктәп яны лагеры, хезмәт лагеры эшләсә,  каникул тәмаланырга санаулы гына көннәр кала укучыларыбыз өчен янә бер онытылмас чара  булды. 19 – 25 август көннәрендә Сәләтле балалар мәктәбе укучылары һәм укытучылары Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеры базасында ял итте. Лагерь инглиз теле юнәлешендә үткәрелде  һәм биредә укучыларның инглиз теле буенча белемнәрен камилләштерү, сүз байлыкларын арттыру, чит телдә аралашу культурасын үстерү максатыннан төрле кызыклы чаралар оештырылды. Бер атна дәвамында алар инглизчә җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, яраткан әкиятлэрен инглиз телендә сәхнәләштерделәр, мәктәпнең матур традициясенә әйләнгән   яңа биюләр – флеш – моб өйрәнделәр. Шулай ук көн саен, расписание нигезендә тарих, инглиз теле, хореография, спорт түгәрэкләре эшләде, төрле кызыклы экскурсияләр оештырылды. Укучыларыбыз “Саба” йөзү бассейнында  булдылар, Чаллы шәһәре дельфинарийында булып,  дельфиннар белән дуслашып кайттылар, шулай ук Алабуга шәһәренә экскурсия вакытында , шәһәрнең тарихи урыннары, художник Шишкин музее белән таныштылар.

 Санаулы көннәр сизелми дә үтеп китте. Әлеге ял укучыларыбызны тагын да берләштерде, якынайтты, шулай ук коллективыбызга  яңа уку елында килеп кушылачак яңа укучыларыбызга да коллектив белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булды.

 

Айгөл Димөхәммәтова

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Просмотров: 414 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]