Главная » 2015 » Март » 14 » Сәләтле балалар мәктәбе укучылары изгелек эшләргә ашыга.
12:34
Сәләтле балалар мәктәбе укучылары изгелек эшләргә ашыга.

   

10-18 март көннәре республика күләмендә “Яхшылык атнасы” (“Весенняя неделя добра”)  дип игълан ителде. Шул уңайдан 13 март көнне Сәләтле балалар мәктәбе укучылары һәм укытучылары Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” балалар приютында концерт куеп кайттылар. Талантлы укучыларыбыз (Лукманова Лиана, Галимзянова Гүзәл,  Давлетшина Илүзә, Галимуллина Алия, Фазлыева Камилә, Кашапова Камилә, Хурамшина Фәридә, Хурамшин Әмир, Мавлявиев Илназ, Галимуллина Алинә, Габтерахманова Камилә) башкаруында җырлар, биюләр балалар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Яхшылык җирдә ятмый. Назга сусаган балаларның бер елмаюы да томыштан канәгать булырга, шөкер итеп яшәргә өнди. Концертыбызның ахырында алып килгән күчтәнәчләребезне тапшырып, барыбыз бергә фотога төштек. 

Просмотров: 562 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]