Главная » 2016 » Май » 24 » Сәләтле балалар мәктәбендә «Фән һәм мәдәният: яңа караш» халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте
20:46
Сәләтле балалар мәктәбендә «Фән һәм мәдәният: яңа караш» халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте

24 май көнне  Сәләтле балалар мәктәбендә «Фән һәм мәдәният: яңа караш» халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге конференция  Казан Федераль Университеты ярдәме белән 2016 елда халыкара дәрәҗәсенә күтәрелде. Конференциягә барлыгы 827 эш кабул ителде. Татарстанның 25 районыннан килгән укучылар янәшәсендә  12 илдән килгән студентлар да (Төркия, Иран, Ирак, Конго, Индонезия, Кытай, Замбия, Япония,  Тайланд,  Кыргызстан, Казахстан, Төркмәнстан) чыгыш ясады. Конференция кысаларында республикабыз укытучылары өчен инглиз һәм гарәп телләреннән мастер класслар, югары сыйныф укучылары өчен түгәрәк өстәл дә уздырылды. Шулай ук  якташыбыз рәссам Альфрид Шәймәрдановның  күргәзмәсе дә эшләде.

 

Просмотров: 501 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]