Главная » 2010 » Июль » 13 » “Сәләтле” җәйге ял
23:51
“Сәләтле” җәйге ял
2010 нчы елның җәйге чорында район «Кояшкай» сәламәтләндерү лагерында җәй буена дүрт сменада 276 баланы ял иттерү планлаштырыла. Лагерьның икенче сменасы «Сәләт» профильле укыту-сәламәтләндерү сменасы итеп оештырылды. Быел да анда район мәктәпләреннән җыелган 69 бала ял итә. Соңгы көннәрдә "Сәләт” аланында кызу "урак өсте" булды: балалар 9 июльдән 12 июльгә кадәр Биләрдә узачак XIV "Сәләт" яшьләр фестиваленә әзерләнделәр. Бу фестиваль ел саен Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәгән сәләтле яшьләрне җыя. Биләр җирендә уздырыла торган бу форум республикадагы меңләгән талантлы балалар һәм студентларның даими җыелу урыны булып тора. "Сәләт" фестивале интеллектуаль яктан сәләтле балаларны һәм сәләтле яшүсмерләрне барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә шартлар булдыру, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган җиргә, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, шулай ук рухи-әхлакый һәм физик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен практикада куллану максаты белән үткәрелә. Быел да фестиваль кысаларында спорт һәм туристик чаралар, брейн-ринг, музей һәм казылмаларга экскурсияләр, иҗади концертлар каралган иде. Татар яшьләренең "каймагы" тупланган әлеге фестивальдә безнең укучыларыбыз да сынатмады, һәртөрле иҗади бәйге-уеннарда "Саба – Сәләт” рейтингын югары тоттылар. Афәрин, егетләр-кызлар!
Просмотров: 668 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]