Главная » 2015 » Март » 18 » Сәләтлеләр – сәхнә түрендә.
10:05
Сәләтлеләр – сәхнә түрендә.

    

17 март көнне район мәдәният йортында, район “Театр фествале” конкурсын ачып,  Сәләтле балалар мәктәбе укытучылары чыгыш ясады. Алар тамашачыга Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен тәкъдим иттеләр. Һәр роль гаҗәп дәрәҗәдә уйналып, тамашачыда соклану уятты. Сәләтлеләр 2 сәгать дәвамында тамашачыларны рәхәтләндереп көлдерделәр һәм елаттылар. Башкарма комитет җитәкчесе Равил Мөбәрәкович Гасимов та коллективның хезмәтен югары бәяләде. Афәрин!

Просмотров: 585 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]