Главная » 2016 » Ноябрь » 15 » Саба районының барлык мәктәпләрендә балалар бакчаларының тәрбиячеләре өчен 1 нче класс укытучылары тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде.
16:17
Саба районының барлык мәктәпләрендә балалар бакчаларының тәрбиячеләре өчен 1 нче класс укытучылары тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде.

Бүген, 2016 елның 15 ноябрендә, балалар бакчасына йөрүче һәм мәктәптә укучы балалар арасында педагогик эшләү дәвамчанлыгын тормышка ашыру максатыннан, Саба районының барлык мәктәпләрендә балалар бакчаларының тәрбиячеләре өчен 1 нче класс укытучылары тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде. Укытучылар балаларның мәктәпкә ничек ияләшүләрен, кыска гына вакыт эчендә нинди белемнәр алырга өлгерүләрен, дәрестә балаларның ничек эшләүләрен күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балаларның балалар бакчасында алган белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын дәрестә ничек куллануларын билгеләп үттеләр.

Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килсен өчен, балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булу бик мөһим.  Мәктәп ягыннан караганда, дәвамчанлык – балалар бакчасында алган беренчел белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп белем бирү булса, ә балалар бакчасы ягыннан караганда, дәвамчанлык - мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләрне формалаштыру ул. Педагогларның бер-берсен аңлап, үзара хезмәттәшлек итеп эшләүләре балаларның балалар бакчасыннан мәктәпкә тагы да ныклы әзрелек белән килүләренә нигез булып тора.

Просмотров: 828 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]