Главная » 2017 » Март » 1 » Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында хөрмәтле кунаклар
17:50
Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында хөрмәтле кунаклар

   

Бүген,  бакчабызга хөрмәтле кунаклар - озак еллар буе Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә мөдир булып эшләп, хәзер  лаеклы ялда булган өлкәннәребез  килде. Әлеге делегация бакчабызны карап, заманча һәм затлы булуын әйттеләр,  һәр төркемне, бүлмәне  карап яхшы җиһазлануына сокландылар. Кунакларыбыз хөрмәтенә балалар белән берлектә концерт программасы әзерләдек. Балаларның татар халык биюләрен, башкарган җырларын һәм шигырьләрен бик җылы кабул итеп карадылар өлкәннәребез. Без аларга алдагы томышларында да саулык-сәламәтлек, куанычлар килеп торуын телибез һәм һәрвакыт буыннар шулай тату аралашып, фикер алышып һәм тәҗрибә уртаклашып яшәрбез дигән теләктә калабыз!

Просмотров: 425 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]