Главная » 2009 » Декабрь » 10 » Семинар
15:11
Семинар

    9 декабрь көнне Саба районы балалар иҗат үзәгендә "Икенче буын Федераль дәүләт гомумбелем бирү стандартлары” темасы астында семинар булып узды. Анда һәр мәктәпнең уку эшләре буенча директор урынбасарлары һәм киләсе елга 1 сыйныфны кабул итүче башлангыч класс укытучылары җыелган иде. Семинарны мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары  Билалова Л.Р. ачып җибәрде,  икенче буын Федераль дәүләт гомумбелем бирү стандартларын кертү буенча район Мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштырды.  Информацион методик үзәк методисты  Сабирова Л.М. башлангыч сыйныфларда яңа төр дәреслекләр, программалар кулланып сыйфатлы белем бирүгә ирешү юлларын  бергәләп  эзләү кирәклеген  әйтте. Районда булган уңай тәҗрибәне яктыртып чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укытучысының эше катлаулы һәм бик җаваплы. Чөнки башлангыч мәктәптә кешенең киләчәктәге эшчәнлеген билгели торган нигез салына. Шуңа күрә һәрбер укытучы баланың программа материалын мөмкин кадәр яхшырак үзләштерүенә омтылсын иде. Без булган кимчелекләр өстендә эшләп, фән казанышларын, коллегаларның эш тәҗрибәләрен кулланырга, һөнәри осталыкны үстерергә, булган тәҗрибәне иҗади баетырга һәм яңартырга тиешбез, диде ул үз чыгышында. Шәмәрдән лицее директор урынбасары Кабирова И.Т. икенче буын Федераль дәүләт гомумбелем бирү стандартлары  моделен мәктәп шартларында тормышка ашыру юлларын аңлатты, курсларда алган белемнәре белән уртаклашты. "Перспективалы башлангыч мәктәп” (Назмутдинова Э.Р. – Шәмәрдән лицее), "Мәктәп 2000-2100” (Нурмухаметова Р.Ф. – Шәмәрдән лицее), "Белемнәр планетасы” (Хабибрахманова Н.Н. – Саба гимназиясе) укыту-методик комплектлары белән эшләү үзенчәлекләре буенча эш тәҗрибәләре тэкъдим ителде.

Просмотров: 1388 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]