Главная » 2010 » Март » 24 » Семинар
14:06
Семинар

       24 нче март көнне Балалар иҗат үзәгендә район сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсенең чираттагы семинары үтте. "Сыйныф җитәкчеләренең эшен нәтиҗәле итеп оештыру юллары” темасына үткән семинарда 24 кеше катнашты. Мәгълүмати-методик үзәк методисты Хасанова А.А.,   балалар иҗат үзәгендә балалар хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Шагидуллина Л.И., район методик берләшмә җитәкчесе Назипова Х.С., сыйныф җитәкчеләре өчен республикада оештырылган курста укып кайткан Икшермә урта мәктәбе  сыйныф җитәкчесе Петрова Г.Р.лар темага кагылышлы мәгълүмати чыгыш ясадылар. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашуга кайтып калды, төркемнәрдә проект эшләре алып барылды, диагностика үткәрелде. Семинардан эшлекле тәҗрибәне һәркем мәктәп – гимназияләрдә дәвам итәргә хәбәрдар калды. Ел дәвамында мондый эшлекле семинарлар нәтиҗәле үтә.
Просмотров: 600 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]