Главная » 2012 » Апрель » 19 » Семинар
16:46
Семинар
       19 нчы апрель көнне Килдебәк урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һәм озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләренең "Белем һәм тәрбия бирү процессының бердәмлеге” темасына район семинары үтте. Семинарның беренче көн тәртибендә "Авылым атамалары” дип исемләнгән класс сәгате, Зөфәр Шәйхетдинов иҗатына багышланган ”Шигъри мизгелләр” темасына класстан тыш чара, "Греция – страна мифов” дип аталучы ачык чара каралды. Район һәм республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүгә ирешкән укучыларның иҗатлары, мәктәптә эшләп килүче "Хореография”, "Вокал” түгәрәкләрендә шөгелләнүче укучыларның чыгышлары семинарда катнашучылар тарафыннан җылы кабул ителде.
      Икенче көн тәртибе буенча планлаштырылган киңәшмә төркемнәргә бүленеп дәвам итте. Республика куләмендә оештырылган укуларда катнашкан директор урынбасарлары Ч.Ф. Заһидуллина, Е.В. Хәсәнова чыгышлары тыңланды. Балалар оешмалары эшен тагын да җанландыру, иҗади бәйгеләрдә катнашу, өстәмә белем бирү түгәрәкләренең эшчәнлеге торышы турында балалар иҗат үзәге директоры Г.И. Шафикова, балалар оешмалары буенча бүлек мөдире Л.И. Шаһидуллина чыгышлары буенча фикер алышу булды.
       Волонтер отрядлары эшен дәвам итү, укучыларның җәйге ялын оештыруга әзерлек һәм башка мәсьәләләр буенча мәгълүмати-методик үзәк методисты А.Ә. Хәсәнова алдагы көнгә бурычлар билгеләп, семинар эшен йомгаклады.
Просмотров: 602 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]