Главная » 2017 » Февраль » 3 » "Серле каләм" иҗат бәйгесе
15:56
"Серле каләм" иҗат бәйгесе

 Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ел саен Казан Федераль Университетының социаль - фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире ,профессор Васил Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесен үткәреп килә.Бу бәйгедә Түбән Шытсу төп мәктәбеннән 3 укучы катнашып,һәркайсы призлы урыннар алдылар."Наркотикларга каршы көрәш" номинациясендә 8 сыйныф укучысы Гыйниятова Зәлия 1 урынга,Әхтәмҗанова Алинә 2урынга лаек булдылар.7 сыйныф укучысы Габдракипова Камилә Гран-при яулады.Укучыларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Просмотров: 403 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]