Главная » 2013 » Октябрь » 26 » Шәүкәт Биктимеров исемендәге II ачык балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы
18:55
Шәүкәт Биктимеров исемендәге II ачык балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы
26 нчы октябрь көнне, Саба муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге II балалар театр сәнгате конкурсы узды.
1-15 нче октябрь көннәрендә конкурсның сайлап алу этабы узган иде. Татарстан республикасының төрле районнарыннан 30 эш кабул ителде һәм каралды (Казан, Бөгелмә шәһәрләре, Саба, Мөслим, Аксубай, Әлки, Балтач, Балык Бистәсе, Питрәч районнары). Конкурсның йомгаклау (финал) этабында Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән 10 коллектив чыгыш ясады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
 
Гран-при иясе – Саба районы "Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Нур” коллективы (Гатауллина  З. Р. "Шәүкәт абый безнең арада”)
 
 
1 нче группа (1-4 нче сыйныфлар) арасыннан:
I урын – Балык Бистәсе районы "Югары Тимерлек урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Яшь талантлар” коллективы (Мөбәрәкшина Д.М."Яңача Йомры икмәк”)

II урын  - Саба районы "Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты”нан "Балачак” коллективы (Хаҗиева Д.Р."Рамай маҗаралары”)

III урын – Саба районы "Икшермә кадет интернат-мәктәбе”нән "Күбәләк” коллективы (Мөхәммәтҗәнова Р.Х. "Хәзинә”)

2 нче группа (5-7 нче сыйныфлар) арасыннан:
I урын – Саба районы "Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нән "Күңелле сәхнә” коллективы  (Газизова Г.Р., Шафикова Г. Р. "Мәрхәмәтле куян”)
II урын - Балтач районы "Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе”е коллективы (Шалаева Г. С. "Рух тавы”)
III урын – Балык Бистәсе районы "Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Яшь талантлар” коллективы  (Рахматуллина З. Р. "Г.Тукай әкиятләре геройлары табигать сагында”)
 
3 нче группа (8-11 нче сыйныфлар) арасыннан:
I урын – Питрәч районы "2 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең "Тамчы” коллективы (Галәветдинова Е.Н. "Мишә буйлап Иделгә”)
II урын – Аксубай районы "Яңа Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең "Алтын каләм” коллективы (Амирова Р. Т. "Өмет”) 
III урын – Саба районы "Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе”, "Яшьлек” коллективы (Т Зиннатуллина Г. М. "Син яшәргә тиеш, Ания”)
 
Просмотров: 715 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]