Главная » 2018 » Май » 24 » Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!
16:00
Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын!

   

Бүгенге көндә районда 11 урта, 7 төп, 1 башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей,  1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишәдә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп - интернат, 1 аграр көллият эшли.

Мәктәпләрдә барлыгы 3678 бала белем һәм тәрбия ала. 

Районыбызда 48 балалар бакчасы, шул исәптән,  9 филиал эшләп килә. Балалар бакчаларында 1,2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 2371 бала тәрбияләнә.

130 укучы  11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл ала.

Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларының:

республика  этабында 26 укучы призер, 1 укучы җиңүче,

региональ этапта районыбыздан 13 призер, 1җиңүче, 

Бөтенроссия этабының йомгаклау этабында 1 призер, 1 җиңүче,

республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 9 призер, 3 җиңүче, 

Татар теленнән VI халыкара олимпиадада 5есе урын алуга ирештеләр.  

Сәләтле балалар мәктәп-интернаты укучылары: 11нче класстан Хисамов Булат,   физик тәрбия буенча олимпиаданың Бөтенроссия йомгаклау этабында катнашып, җиңү яулап кайтты;

9нчы сыйныфтан Закирҗанова Галия Бөтенроссия этабында технология фәненнән призер булды.

Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Мәктәпне тәмамлап чыгучы егет-кызларга үз көчләренә ышаныч, нык сәламәтлек һәм алга таба тормышларында уңышлар телибез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ышанычларыгыз аклансын! Ә калган балаларга каникулларының күңелле, һәм очрашуларга бай булуын телибез! Кайда гына булсагыз да, кемнәр генә булсагыз да, белем серләренә төшенергә өйрәткән мәктәбегезне онытмагыз. Укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегезнең йөз аклыгы булыгыз. Уңышлар сезгә!  Хәерле имин юллар!

Просмотров: 395 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]