Главная » 2019 » Май » 24 » Соңгы кыңгырау-2019
17:22
Соңгы кыңгырау-2019

Бүгенге көндә районда 11 урта, 7 төп, 1 башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей, 1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл– Мишәдә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп - интернат, 1 аграр көллият эшли. Бу уку елында мәктәпләрдә барлыгы 3738 бала белем һәм тәрбия алды. 144 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл алачак. Районыбызда 47 балалар бакчасы, шул исәптән, 8филиал эшләп килә. Балалар бакчаларында 1,2 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 2414бала тәрбияләнә.

Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадалары нәтиҗәләре куандырырлык:

  • республика этабында 41укучы призер, 2җиңүче,
  • региональ этапта 15 призер,
  • республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 13 призер, 3 җиңүче,
  • татар һәм рус теленнән халыкара олимпиадада 3 урын алуга ирештеләр.

Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этабында районыбыздан 4 призер, 3җиңүче укучы бар. Әлеге укучылар Россиянең төрле шәһәрләрендә, Татарстан республикасы данын яклап, олимпиадада катнаштылар:

  • Инглиз теле буенча Великов Илья –Шәмәрдән лицееның 11 класс укучысы призер
  • Физик тәрбия буенча Борһанова Ләйсән һәм Кашапов Азат - Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатның 9 сыйныф укучылары призерлар, Давлиев Ильяс –Олы Кибәче урта мәктәбенең 11 класс укучысы җиңүче
  • Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Баһавиев Данис – Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатның 8 сыйныф укучысы призер, Нуриахметов Булат–Килдебәк урта мәктәбенең 9 класс укучысы һәм Багманов Тимур – Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатның 11 сыйныф укучысы җиңүчеләр.

Традицион “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Ел өстәмә белем бирү педагогы”, “Ел психологы”, “Ел остазы” бәйгеләре үткәрелде. Районыбызда һәр фән буенча иң яхшы укытучылар билгеләнеп, район Башлыгының аерым бүләгенә лаек дип табылдылар.

Робот техникасы һәм интеллектуаль системалар, 3D-модельләштерү – болар барысы да бүгенге көндә кызу темплар белән алга баручы яңа юнәлешләр. Бүгенге көндә робот техникасы алга киткән мәктәпләр исемлегенә Саба гимназиясе белән Иштуган урта мәктәбен кертеп була. Авто, авиа, судомодельләштерү юнәлешендә актив позицияларда эшләүче мәктәпләр саны да артты.

Баланы дәрестән соң иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итү укучы үсеше өчен, баланың сәләтен күреп аны үстерү өчен кирәкле адым. Юлбат, Сабабаш, Олы Арташ төп мәктәбе, Саба гимназиясе, Лесхоз, Югары Симет, Олы Кибәче, Эзмә урта мәктәбе, Сәләтле балалар интернат - мәктәпләрендә исә әлеге өлкәдәге эшчәнлек нәтиҗәле.

Балалар хәрәкәте буенча нәтиҗәле эшләүчеләр: Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Сәләтле балалар мәктәп –интернаты, Икшермә кадет - мәктәбе, Явлаштау, Эзмә урта һәм Юлбат төп мәктәпләре.

Хәрби-патриотик юнәлеш буенча республика этапларында төрле конкурслар үткәрелеп тора. Бу конкурсларда, төп эшчәнлеге дә әлеге юнәлеш булган - Икшермә кадет интернат-мәктәбе алдынгы урыннар яулый. Елдагыча алар «Җиңү-2019» Бөтенроссия хәрби-патриотик уеннарының Республика этабында 1 урын алып, июль аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия этабында Татарстан данын яклаячаклар. Шулай ук Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясендә дә патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге югары дәрәҗәдә куелган.

Кадерле укучылар!

Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын. Мәктәпне тәмамлап чыгучы егет-кызларга үз көчләренә ышаныч, нык сәламәтлек һәм алга таба тормышларында уңышлар телибез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ышанычларыгыз аклансын! Ә калган балаларга каникулларының күңелле, һәм очрашуларга бай булуын телибез! Кайда гына булсагыз да, кемнәр генә булсагыз да, белем серләренә төшенергә өйрәткән мәктәбегезне онытмагыз. Укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегезнең йөз аклыгы булыгыз. Уңышлар сезгә! Хәерле имин юллар!

Просмотров: 357 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]