Главная » 2015 » Март » 21 » Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен семинар
19:29
Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен семинар

   

20нче март көнне Саба муниципаль районы Мәгариф идарәсе К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат - мәктәбе белән берлектә район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен методик семинар үткәрде. Тема: “Кадет мәктәбендә өстәмә белем бирүне тормышка ашыру”. Әлеге уку йортында төрле районнардан килгән укучылар белем ала, яшәү һәм белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Семинар кысаларында оештырылган, районыбызның Советлар Союзы герое Гали Закиров кызы – ветеран укытучы Галиева Нургаян Галиевна белән очрашу да бик актуаль булды.

Просмотров: 628 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]