Главная » 2017 » Ноябрь » 17 » Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары
15:40
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары

    

17нче ноябрь  көнне Югары Симет урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмә барышында Югары Симет урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Талипов Ирек Марселевич эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте. Районның методик берләшмә җитәкчесе Гумерова Раушания Рифмир кызы БДИга һәм олимпиадага әзерлек, Корсабаш төп мәктәбенең тарих һәм  җәмгыять белеме укытучысы Юсупова Раилә Илгиз кызы ДЙАга әзерлек буенча чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф.  тарих һәм җәмгыять белеме укытуга кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук квалификация күтәрү курсларында булып кайткан укытучыларның чыгышлары тыңланды, каралган дәресләр һәм мастер-класслар буенча фикер алышулар булды.

Семинар файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 441 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]