Главная » 2018 » Март » 19 » Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары
13:19
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары

    16нчы ноябрь  көнне Килдебәк  урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен район семинары булып узды. Семинар барышында Килдебәк урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллина Ләйсән Миннемөхәммәт кызы эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, ачык дәрес  күрсәтте. Районның методик берләшмә җитәкчесе Гумерова Раушания Рифмир кызы яңа интерактив укыту технологияләре турында, Сабабаш төп мәктәбенең тарих һәм  җәмгыять белеме укытучысы Исмәгыйлева Рания Равил кызы “Тарих һәм җәмгыять белемен укытуда яңа алымнар ”  дигән темага чыгышлар ясадылар. Мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф.  тарих һәм җәмгыять белеме укытуга кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук квалификация күтәрү курсларында булып кайткан, төрле бәйгеләрдә чыгыш ясаган укытучыларның чыгышлары тыңланды,  фикер алышулар булды.

      Киңәшмә файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 334 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]