Главная » 2016 » Август » 26 » Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы
21:35
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы

    

26нчы август көнне Сәләтле балалар мәктәп-интернатында  тарих һәм җәмгыять белеме  укытучыларының август конференциясе кысаларында узучы секция утырышы булып узды. Киңәшмә барышында  мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. районда тарих һәм җәмгыять белеме укытуның торышына анализ ясады, РМБ җитәкчесе Гумерова Р.Р. ОГЭ һәм ЕГЭ эшләренә анализ ясады, имтиханнарга әзерләнү өчен, яңа методик әсбаплар белән таныштырды,  шулай ук үзенең чыгышында укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү,  эш программалары  төзүгә дә тукталды.

   Утырышның икенче өлешендә районның югары категорияле тьютор укытучылары Гумерова Р.Р., Емельянова  Л.М. һәм Гатауллина Э.И., яңа эш алымнары кулланып,  тарих һәм җәмгыять белеме укыту буенча дәрес элементлары күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.

 

Просмотров: 496 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]