Главная » 2017 » Февраль » 13 » Татар сыйныфлары укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре
14:47
Татар сыйныфлары укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре

   12 нче февраль көнне татар сыйныфларында белем алучы укучылар   өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Бу бәйгедә безнең районнан бер укучы җиңүче, дүрт укучы призлы урын алуга иреште. Кибәче урта мәктәбенең 11нче сыйныф  укучысы Газизова Илүзә (укытучысы: Гафиятова Ә.Ф.) җиңүче, шул ук мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Юзеева Нәргизә (укытучысы: Гафиятова Ә.Ф.), Симет урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Гибадуллина Инзилә һәм 10нчы сыйныф укучысы Шайхлиева Алия (укытычылары: Муллаянова Т.Т.) Олы Арташ  төп мәктәбеннән 7нче сыйныф укучысы Миннегулова Рәзинә (укытучысы: Шигабиева Ф.Ә.) призлы урыннарга ия булдылар.

   Җиңүче һәм призлы урыннар алучы укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур  җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга уңышлар һәм сәламәтлек телибез.

Просмотров: 476 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]