Главная » 2016 » Февраль » 17 » Татар сыйныфлары укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадалары нәтиҗәләре
16:00
Татар сыйныфлары укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадалары нәтиҗәләре

15 нче февраль көнне  татар сыйныфларында белем алучы укучылар   өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Бу бәйгедә  безнең районнан биш укучы катнашты һәм барысы да  зур нәтиҗәләр күрсәтте. Эзмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф  укучысы Юсупова Ризәлә (укытучысы: Мифтахова В.Х.) җиңүче, Шыңар урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Сөләйманова Динә (укытучысы: Мөхәммәтгалиева Г.З.), Евлаштау урта мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Зәйнәгыева З.М.(укытучысы: Шакирова З.Р.) Кибәче урта мәктәбеннән Газизова Илүзә (укытучысы: Гафиятова Ә.Ф.) һәм Шакирова Гөлназлар (укытучысы: Сафина С.З.) призлы урыннарга ия булдылар.

   Җиңүче һәм призлы урыннар алучы укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур  җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга уңышлар һәм сәламәтлек телибез. 

 

Просмотров: 446 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]