Главная » 2016 » Февраль » 18 » Татар төркемнәре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадалары нәтиҗәләре
17:20
Татар төркемнәре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадалары нәтиҗәләре

17 нче февраль көнне татар төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең районнан 7 укучы катнашты һәм барысы да зур нәтиҗәләр күрсәтте. Сәләтле балалар мәктәбеннән Галимуллина Ясминә (укытучысы Шакирҗанова Л.Р.) һәм Гилемшина Ландыш (куытучысы Галимҗанова С.В.) җиңүче, Саба гимназиясе укучысы Кәримова Гүзәл (укытучысы Газиянова Р.М.), Шәмәрдән лицееннан Габизов Илсаф (укытучысы Сабирова Р.А.) һәм Сәләтле балалар мәктәбе укучылары Галимова Илсинә, Хайруллина Гөлия һәм Кавиев Инсафлар (укытучылары Галимҗанова С.В.) призлы урыннарга ия булды.

Җиңүче һәм призлы урыннар алучы укучыларны һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез, яңа уңышлар телибез.

Просмотров: 470 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]