Главная » 2018 » Апрель » 26 » Татар теле буенча VI Халыкара олимпиада һәм “Илһам” яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы
15:32
Татар теле буенча VI Халыкара олимпиада һәм “Илһам” яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

    

    25нче апрель көнне Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә14 яшьтән алып 25 яшькәчә булган укучылар һәм студентлар катнашты. Араларында Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан килгән яшьләр дә бар.

    Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов да катнашты.
    Халыкара олимпиадада безнең районнан унбер укучы көч сынашты, шуларның бишесе призлы урыннар яулады. Шәмәрдән лицееннан Маркелова Анна (укытучысы Мингазова Н.Ф.) һәм Кибәче урта мәктәбе укучысы Шакирова Гөлназ (укытучысы Сафина С.З.) -1нче урын, Сәләтле балалар мәктәбеннән Осипова Ангелина (укытучысы Галимҗанова С.В.)-2нче урын алуга ирештеләр. Олы Арташ төп мәктәбе укучысы Миннегулова Рәзинә (укытучысы Шигабиева Ф.Ә.) һәм Сәләтле балалар мәктәбеннән Галиәхмәтова Ләйсән (укытучысы Галимҗанова С.В.) лауреат исеменә лаек булдылар.

      Әлеге тантана барышында “Илһам” яшь язучылар бәйгесе  җиңүчеләрен дә бүләкләп уздылар. Чарага районыбыздан биш җиңүче укучы чакырулы иде: Галиева Гөлинә (Явлаштау урта мәктәбе), Гыйниятова Зәлия, Әхмәтҗанова Алинә (Түбән Шытсу төп мәктәбе), Мөхәмәтҗанов Самат (Олы Арташ төп мәктәбе), Хайруллина Зәлинә (Югары Симет урта мәктәбе).

     Җиңүчеләрне  зур казанышлары белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә милли җанлы булып калуларын, яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Просмотров: 745 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]