Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
09:05
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
     30 ноябрь көнне Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте. Семинар "Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү, белемнәрен гамәли файдалану” темасына багышланып үткәрелде. Лесхоз утра мәтәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхвәтуллина Ф.Н. 11 нче сыйныфларда С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Яшә, борчулы җаным!” дигән проектлар яклау дәресе үткәрде. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Насыйбуллина Л.Ю. "Җәннәт аналар аягы астында” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Телевизион тапшыру формасында үткән чара җыр-биюләр белән аралаштырып алып барылды. Дәрестә һәм сыйныфтан тыш чарада мәгълүмати технологияләрдән нәтиҗәле файдаланылды. Семинарның пленар өлешендә белемнәрне күтәрү курсларында укып кайткан укытучылар чыгышы тыңланды. "9 нчы классларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” темасына Шекше урта мәктәбе укытучысы Зәйнәгиева З.Ф., Явлаштау урта мәктәбеннән Шакирова З.Р., "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбитяын укыту” темасына Саба гимназиясеннән Нәҗипова Х.С. лар чыгыш ясадылар. "Зирәк тиен” конкурсын үткәрү буенча Саба кадет-интернатының татар теле укытучысы Гайнуллина Л.Ф. тәфсилләп аңлатты. Семинарда татар теле һәм әдәбияты буенча мәгълүмати-методик үзәк методисты Сафина М.Г. катнашты, яңалыклар белән таныштырды . Һәркемгә иҗат уңышлары теләп семинар эшен йомгаклады.
 
Просмотров: 1253 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]