Главная » 2010 » Ноябрь » 25 » Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
14:31 Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары | |
24 нче ноябрь көнне Сабабаш төп мәктәбендә "Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында заманча технологияләрне актив куллану” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып үтте. Укытучылар игътибарына 7 сыйныфта татар теленнән "Сүзтезмәләрне кабатлау” ( укытучысы – Мөхәрләмова З.М.), 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү буенча "Шигырьләрдә шагыйрь язмышы” ( укытучысы – Исмәгыйлова Р.Р.) дигән темаларга ачык дәресләр, шулай ук "Әнием – күз нурым” дип аталган класстан тыш чара тәкъдим ителде.
Киңәшмә өлешендә олимпиадаларга әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре каралды, төрле бәйгеләрдә җиңгән укытучылар бүләкләнде. | |
|
Всего комментариев: 0 | |