Главная » 2017 » Август » 17 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август конференциясе кысаларында секция утырышы
16:17
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август конференциясе кысаларында секция утырышы

    

17 нче август көнне Саба гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция  утырышы үткәрелде.

Киңәшмә барышында  2016-2017нче уку елына кыскача анализ ясалды.  Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты  укытучылары  яңа технологияләр куллану юллары белән уртаклашып, мастер-класслар күрсәтте. Саба гимназиясенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Х.С. “9нчы сыйныфта төп дәүләт имтиханына әзерлек”, Евлаштау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова З.Р. “Образлы фикерләү сәләтен эйдетик технологияләр аша үстерү” дигән темага чыгышлар ясады.

Секция утырышына йомгак ясап, иң мөһим мәсьәләләрне исәпкә алып, 2017-2018 нче уку елына максат һәм бурычлар билгеләнде, карар чыгарылды.

Просмотров: 478 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]