Главная » 2014 » Апрель » 15 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
08:06
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

  

14 нче апрель көнне Түбән Шытсу урта гомум белем бирү мәктәбендә   “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда милли мәгарифнең роле” дигән тема астында  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында Түбән Шытсу урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары Мусина Әлфия  Мөхәмәтвафиевна һәм Мусина Җәүһәрия Хәниповналаркилгән укытучыларга, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, эшлекле  мастер-класслар күрсәттеләр. Әлфия  Мөхәмәтвафиевна уздырган мастер-класста укытучылар хаталар өстендә эш эшләү алымнары белән танышкан булсалар, Җәүһәрия Хәниповна укытучыларга критик фикерләү технолгиясе турында мәгълүмат бирде, “Блум ромашкасы”ясау , Диаманта  язу, “Фишбоун” схемасытөзү кебек, үзе дәресләрдә уңышлы куллана торган эш алымнары белән таныштырды. Аннары Шекше урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева Зөлфия Фоат кызы укучылар белән бергә уздырган “Яхшылык эшләргә ашыгыйк” дип исемләнгән мастер-класс каралды һәм анализланды. Семинар-практикум барышында БРТ экспертлары укуларында булып кайткан укытучыларга да сүз бирелде. Саба гимназиясенең югары категорияле татар теле укытучысы Газиянова Р.М. 21-22нче кодлар буенча тапшырылачак тестлар турында, ә Шәмәрдән лицееның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Р.Ә. 23-24нче кодлар буенча тәфсилле чыгышлар ясадылар. Чара ахырында мәгариф бүлеге методисты Гайнуллина Ләйсән Фәритовнаның чыгышы тыңланды. Семинар бик файдалы һәм эшлекле узды, әлеге очрашудан һәр укытучы үзенә кирәкле яңалык һәм мәгълүмат алып  китте.

Просмотров: 879 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]