Главная » 2014 » Август » 19 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
16:29
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

   

   19нчы август көнне Саба гимназиясендә  “ФДБСна  күчү шартларында укыту эшчәнлеген яңарту юллары” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  район семинары үтте.

    Семинар кысаларында Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре, рус телендә белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теле дәреслекләре авторы Һадыева Гөлнара Васил кызы «ФДБСна күчү шартларында  татар телен укыту» дигән темага федераль дәүләт белем стандарты, аның таләпләре, яңа стандарт буенча документлар, универсаль уку гамәлләре, квалификация дәрәҗәсен бәяләү методикасы һәм башкалар турында тирән эчтәлекле һәм күп мәгълүмат бирүче чыгыш ясады.

    Киңәшмәнең  икенче өлешендә милли эшләр буенча методист Гайнуллина Л.Ф. 2013-2014нче уку елында Саба районында милли мәгарифнең торышы белән таныштырды, укытучыларның ел дәвамындагы эшчәнлегенә бәя бирде. Татар теле укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Галимуллина Д.Г. татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадаларына анализ белән таныштырды.

   Түгәрәк өстәл барышында укытучыларның татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа методлар һәм технологияләр куллану буенча фикерләре тыңланды, яңа уку елына бурычлар куелды.

   Семинар-киңәшмә бик файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 656 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]