Главная » 2016 » Февраль » 25 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
15:01
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

  

25 нче февраль көнне Шәмәрдән лицее базасында  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмә лицей укытучылары һәм укучылары көче белән әзерләнгән, милли рух белән сугарылган әдәби-музыкаль кичә белән башланып китте. Әлеге чара барышында   танылган язучыларыбыз  һәм шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Сибгат Хәким, Мөдәррис  Әгъләмов, Рәдиф Гаташ һәм Габдрахман  Әпсәләмов әсәрләре яңгырады, сәхнәләштереп күрсәтелде. Укучылар җанга үтеп керерлек моңлы җырлаулары, оста биюләре белән  сокландырды.

       Әдәби чарадан соң югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызының “ФДБС таләпләрен тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының аттестация үтү тәртибе” дигән темага чыгышы тыңланды.  Семинарны дәвам итеп, Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мостафина Алия Әгъзәмовна, Әүхәдиева Алсу Вагыйзовна, Минһаҗева Нурсия Фоатовна, Закирова Әлфия Миннәхмәтовна һәм  Байкова Әдилә Раилевналар ачык дәресләр күрсәтте. I  квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Байкова Ә.Р. критик фикерләүне үстерү буенча мастер-класс уздырды. Мастер-класстан соң, каралган чаралар анализланды, мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Гайнуллина Ләйсән Фәрид кызының чыгышы тыңланды.

     Семинарда Балтач районыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Алар районыбыз укытучыларының эш тәҗрибәсен белән танышып, аларга үзләренең уй-теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр, масстер-класста катнаштылар.

     Киңәшмә ахырында Мулласалихова Г.Г. район укытучыларын  һәм килгән кунакларны  М.Мәһдиев музее белән таныштырды.  Семинар музейда истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.

Просмотров: 554 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]