Главная » 2017 » Февраль » 21 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
15:46
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

  

21 нче февраль көнне Шыңар урта мәктәбе базасында  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинар-киңәшмәсе узды. Семинар кысаларында беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Мөхәммәтова С.М. һәм Мөхәммәтова Р.Р. ачык дәресләр күрсәтте. Дәресләрдән соң, район укытучылары туган тел көненә багышланган “Җандай газиз туган телем” дип исемләнгән очрашу-кичәдә катнашты. Киңәшмә барышында, ачык дәресләр анализланды, мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Гайнуллина Л.Ф. һәм татар теленнән имтихан эшләрен тикшерү буенча эксперт  укытучылар Газиянова Р.М. һәм Мөхәрләмова З.М. чыгышлары тыңланды, фикер алышулар булды.

Просмотров: 582 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]