Главная » 2017 » Ноябрь » 21 » Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
14:31
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

   

21 нче ноябрь көнне Шәмәрдән лицее базасында  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ”Ана теле дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып укыту” дигән темага  район семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмә лицейның китапханәчесе Шакирова А.А., югары категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Сабирова Р.А. һәм укучылар көче белән әзерләнгән репрессия корбаннарын искә алуга багышланган “Атылган йолдызлар яктысы" дип исемләнгән әдәби кафе белән башланып китте.  Әдәби чарадан соң Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте. Мастер-класслардан соң, каралган чаралар анализланды,  Сатыш урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтханова Г.М. чыгышы тыңланды. Мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Гайнуллина Ләйсән Фәрид кызы татар теле һәм әдәбият укытудагы яңалыклар белән таныштырды, һөнәри бәйгеләр, укучылар өчен уза торган әдәби чаралар буенча мәгълүмат бирде. Семинар бик файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 455 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]