Главная » 2014 » Октябрь » 31 » Татар теле укытучыларының район семинары
17:52
Татар теле укытучыларының район семинары

   

31нче август көнне Икшермә кадет-интернат мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” дигән тема астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  семинар-киңәшмәсе узды.

   Семинар кысаларында Икшермә кадет-интернат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары Фархуллина Г.Г., Гарафиева М.И. һәм Шәвәлиева М.Г. эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мастер-класс һәм ачык дәресләр күрсәттеләр.

    Киңәшмәнең  түгәрәк өстәл артында узган икенче өлешендә каралган чаралар анализланды, милли эшләр буенча методист Гайнуллина Л.Ф. укытучыларны милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Соңыннан   үзара фикер алышулар булды.  

     Семинар-киңәшмә бик файдалы һәм эшлекле узды.

     Шул ук көнне районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Теләче районы Олы        Мәтәскә авылында урнашкан халык язучысы Фатих Хөсни музеенда булып, рухи азык алып кайттылар. Мәдәният елы уңаеннан оештырылган әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

Просмотров: 539 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]