Главная » 2016 » Август » 13 » Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф буенча секция утырышы
21:03
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф буенча секция утырышы

  

12нче август көнне Лаешта Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында милли мәгариф буенча секция утырышы уздырылды. Чарада мәгариф идарәләре җитәкчеләре, милли эшләр һәм төбәкара хезмәттәшлек өчен җаваплы методистлар, база мәктәпләре директорлары, татар телендә белем бирүче балалар бакчалары җитәкчеләре катнашты. Алар Лаеш районы  белем бирү йортларында булды һәм хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән танышты. Пленар утырыш кысаларында алдынгы хезмәткәрләр һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча рейтингта иң югары нәтиҗә күрсәткән районнары бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Саба районы да бар. ТР Премьер-министры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов  Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакировка  “Милли мәгариф үсеше өчен” III дәрәҗәле диплом тапшырды.

 

Просмотров: 551 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]