Главная » 2016 » Октябрь » 26 » Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу
17:20
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу

    

25нче октябрь көнне  Шәмәрдән лицеенда  җор теле, үткен каләме белән китап укучыларны үзенә гашыйк иткән халкыбызның затлы, зыялы улы - Татарстан республикасының Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе,Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге иясе, күпкырлы җәмәгать эшлеклесе, рәссам, тәрҗемәче Ренат Харис белән очрашу үткәрелде. Укучылар Ренат Харис шигырьләре белән таныштылар, поэмаларын сәхнәләштерделәр.  Ренат абый укучыларның сорауларына җавап бирде. Әлеге очрашу күңелләрдә якты бер хатирә булып калды.

 

Просмотров: 589 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]