Главная » 2017 » Октябрь » 28 » Тату сыйныф серләре
12:24
Тату сыйныф серләре

    

Районыбызда мәктәпләрнең әти-әниләр комитетлары арасында “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы үтте. Бәйгедә һәр мәктәп аерым номинациядә җиңүче дип табылды. Әти-әниләр комитетлары мәктәп һәм әти-әниләрнең бердәм эшчәнлеген тәкъдим итеп, килеп туган катлаулы ситуациядән чыгу юлларын чишеп, яхшы әзерлектәге чыгышлар күрсәттеләр. Барлык командаларга да рәхмәт сүзләре җиткерәбез! Республика этабына Саба гимназиясенең әти-әниләр комитеты тәкъдим ителә.  Шулай ук К.Тинчурин театрында спектакль карау хокукы да аларга бирелә. Зур осталык, тырышлык һәм түземлек таләп итә торган тәрбия – ата-аналарның, укытучыларның дәвамлы эше булуын телибез!

Просмотров: 580 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]