Главная » 2019 » Апрель » 11 » Технолгия укытучыларының район семинары
16:25
Технолгия укытучыларының район семинары

 

11нче апрель көнне Олы Арташ төп мәктәбендә технология укытучыларының район  семинары булып узды. Семинар кысаларында технология укытучылары Гәрәев Г.А. һәм Хәбибрахманова Г.Ш.ачык дәресләр һәм “Һөнәр сайлау” дигән темага сыйныфтан тыш чаралар күрсәтте.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. һәм белем күтәрү курсларында булып кайткан укытучыларның чыгышлары тыңланды, каралган чаралар анализланды; дәреслекләр, эш программалары, төрле һөнәри бәйгеләр турында фикер алышу булды. Семинар эшлекле һәм кызыклы узды. Олы Арташ төп мәктәбе укучылары көче белән эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе  дә һәркемнең күңеленә хуш килде.  

Просмотров: 337 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]