Главная » 2017 » Август » 22 » Технология укытучыларының август конференциясе кысаларында секция утырышы
22:26
Технология укытучыларының август конференциясе кысаларында секция утырышы

   

21 нче август көнне Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта август конференциясе кысаларында технология укытучыларының секция  утырышы үткәрелде.

   Киңәшмә барышында мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. 2016-2017нче уку елына кыскача анализ ясады. Юлбат төп мәктәбенең информатика һәм технология укытучысы Хасанова М.М. red cafe программасы, Икшермә кадет-интернат мәктәбенең технология укытучысы Хасанов И.И. технология дәресләрендә КОМПАС-3D программасын куллану буенча мастер-класслар күрсәтте.  Завод-Нырты урта мәктәбе укытучысы Арикеева А.Т., Олы Шыңар урта мәктәбе укытучысы Мохетдинов Ф.Я. һәм Иштуган урта мәктәбе укытучысы Гатиятов Р.Р.-ларның чыгышлары тыңланды. РМБ җитәкчесе Валеева Р.Р. методик берләшмә эчендәге яңалыклар,  норматив документлар белән таныштырды, эш программалары төзү, олимпиадага әзерлек буенча фикерләре белән уртаклашты.

   Секция утырышына йомгак ясап, иң мөһим мәсьәләләрне исәпкә алып, 2017-2018 нче уку елына максат һәм бурычлар билгеләнде, карар чыгарылды.

Просмотров: 374 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]