Главная » 2017 » Октябрь » 27 » Технология укытучыларының район семинары
10:48
Технология укытучыларының район семинары

   

25нче октябрь  көнне Сабабаш төп мәктәбендә технология укытучылары өчен семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмә барышында Сабабаш төп мәктәбенең технология укытучылары Халилов Р.Х. һәм Арикеева Ә.Т.лар, Эзмә урта мәктәбенең технология укытучысы Закарова Г.Р. эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. технология укытудагы яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук квалификация күтәрү курсларында булып кайткан укытучыларның чыгышлары тыңланды, каралган дәресләр һәм мастер-класслар буенча фикер алышулар булды.

Әлеге әңгәмә барышында күп кенә кызыклы фикерләр яңгырады, тәҗрибәле укытучылар үзләренең ирешелгән казанышлары белән уртаклашты.

      Семинар файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 407 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]