Главная » 2018 » Август » 24 » Технология укытучыларының секция утырышы
18:54 Технология укытучыларының секция утырышы | |
24нче август көнне Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында технология укытучыларының секция утырышы булып узды. Утырыш барышында төп доклад белән Саба мәгариф идарәсе методисты Гайнуллина Л.Ф. чыгыш ясады; технология укытудагы актуаль мәсьәләләр буенча укытучыларның чыгышлары тыңланды, фикер алышулар, мастер-класслар булды. Саба гимназиясенең беренче категорияле технология укытучысы “Технология дәресләрендә стандарт булмаган ситуацияләр” дигән темага чыгыш ясады, квест уздырды. Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатның технология укытучылары Валеева Р.Р. һәм Гаптерахимов Р.Т. укучыларның кул эшләреннән торган эчтәлекле һәм бай күргәзмә әзерләгән иде. | |
|
Всего комментариев: 0 | |