Главная » 2017 » Февраль » 22 » Тел – күңел көзгесе
13:44
Тел – күңел көзгесе

  

21нче февраль- Юнеско тарафыннан халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. “Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел”,- ди халык. 22 февраль көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә ике команда көч сынашты. Беренче команда- татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашкан укучылар - Шәкертләр командасы, икенче команда- укытучылар катнашында- Остазлар командасы.

Алар үзләренең осталыкларын иҗади, юмористик,интеллектуаль яктан , авырлыклардан чыгу ягыннан да сынадылар.Ике команда да сынатмады: уен тигез исәп белән тәмамланды.Тамашачылар да тик утырмады:табышмакларга җавап эзләделәр,сүзләрне килеш белән дә төрләндерделәр.

Кичә укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга,сәләтләрен үстерү өчен ярдәм итәр,туган телгә ихтирам,горурлык хисләре уятыр.

Просмотров: 480 | Добавил: Rustem | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]