Главная » 2012 » Апрель » 24 » Традицион XVIII республикакүләм “Тукай эзләре буйлап” варислар походы
14:48
Традицион XVIII республикакүләм “Тукай эзләре буйлап” варислар походы
21-22 апрель көннәрендә Арча шәһәрендә традицион XVIII республикакүләм "Тукай эзләре буйлап” варислар походы үткәрелде. Әлеге поход Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 126 еллыгы һәм Пионериянең 90 еллыгына багышланды. Походта Юлбат урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Гөлсинә Габделхаева, 8 нче сыйныф укучысы 3 нче сыйныф укучыларының вожатые Рахимуллина Резеда, Эзмә урта мәктәбеннән педагог-оештыручы Нәфисә Җиһаншина, районда "Иң шәп вожатый” исеменә лаек булган Айсылу Мөбәрәкшина, Арташ төп мәктәбеннән Венера Гаянова һәм Балалар иҗат үзәгенең балалар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Шагидуллина катнашты. Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган 176 дан артык иң актив сәяхәтче Арча шәһәрендәге музейлар белән танышканнан соң, Тукай Кырлайга юл алдылар. Анда Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар, "Иң шәп вожатый” республика конкурсының финалын тамаша кылдылар. Икенче көнне Тукай музеенда булганнан соң Тукайның туган авылы Кушлавычка юл алдылар. Кушлавычта Бөек шагыйребезнең туган нигезендәге музейда, әтисенең каберлегендә булып, мәчеттә алар рухына дога кылдылар. Җәүяле сәяхәт ахырында Мәгариф министрлыгы белгече Федоров Семен Петрович "Туган як серләре” конкурсында актив катнашучыларны Мәгариф министрлыгының мактау грамоталарын белән бүләкләде.Алар арасында районыбыз мәктәпләренең педагог – оештыручылары (җитәкчеләре Шагидуллина Л.И.) булу аеруча куанычлы.
Просмотров: 617 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]