Главная » 2018 » Октябрь » 5 » Туган тел һәм әдәбият укытучыларының район семинары
08:21
Туган тел һәм әдәбият укытучыларының район семинары

    4нче октябрь көнне Сатыш урта мәктәбендә “Хәзерге заман таләпләре контекстында туган тел һәм әдәбият дәресләре” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып үтте.

Семинар кысаларында Сатыш урта мәктәбенең туган тел укытучылары Хасанова М.Р. һәм Мөхәммәтханова Г.М. “Китап дөньясына сәяхәт”, “Әдәп башы-тел” мәйданчыклары һәм “Әдәби хәзинә” дип исемләнгән иҗади бәхәс уздырдылар. Шулай ук район укытучылары Ш.З.Зиннуров истәлегенә багышланган музей-бүлмәдә булдылар, Сатыш урта мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучыларның кул эшләре белән оештырылган күргәзмәне карадылар.

Түгәрәк өстәл барышында каралган чараларга анализ ясалды. Саба гимназиясенең югары категорияле туган тел укытучысы Хәлилова М.С. һәм Эзмә урта мәктәбенең беренче категорияле туган тел укытучысы Хадиева Г.Ә. чыгышлары тыңланды. Милли эшләр буенча методист Гайнуллина Л.Ф. туган тел укытуга кагылышлы яңалыклар белән таныштырды.

Семинар-киңәшмә кысаларында укытучылар заманында төбәгебездәге иң алдынгы уку йортларының берсе булган Сатыш мәдрәсәсендә дә булдылар. Семинар бик файдалы һәм эшлекле узды.

Просмотров: 425 | Добавил: Administrator | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]