Главная » 2011 » Декабрь » 26 » Уфада-Акмулла көннәре
14:59
Уфада-Акмулла көннәре
Агымдагы елның 16 декабренда Уфада VI Халыкара Акмулла көннәре узды. 640 катнашучыны үз эченә алган әлеге фәнни – практик конференция Мифтахетдин Акмулланың 180 еллыгына багышланган иде.  Анда Иран, Төркия, Грузия, Азербайҗанның фән һәм сәнгать әһелләре; Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Махачкала, Нальчик, Пятигорск, Чебоксар һ.б. шәһәрләрнең югары уку йортлары вәкилләре катнашты. Шулай ук Казахстан, Бөекбритания, Болгария, Үзбәкстан галимнәре, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, студентлар, магистрлар, укытучылар чыгыш ясады.Татарстаннан университет галимнәре, Яр Чаллы шәһәре вәкилләре белән беррәттән безнең районнан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мухаметханова Гүзәлия Миннехановна катнашты. Конференция БР Корылтай бинасында башланып китте. Биредә М.Акмулла исемендәге стипендиантларга дипломнар тапшырылды. Халыкара конференция М.Акмулла исемендәге университетта дәвам итте. Анда узган секция утырышында Мухаметханова Г.М. мәктәптә Мифтахетдин Акмулла иҗатын өйрәнү тәҗрибәсеннән чыгып конференциядә катнашучылар игътибарына чыгыш тәкъдим итте. Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Соңыннан кунаклар өчен "Башкортстан-дуслык бишеге” дигән фольклор бәйрәме күрсәтелде.
 
Просмотров: 491 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]