Главная » 2013 » Март » 20 » Укучылар арасында бадминтон ярышы
09:27
Укучылар арасында бадминтон ярышы

20 нче март көнне Саба районының Кильдебәк урта мәктәбе базасында 1997-1999 нчы елгы укучылар арасында бадминтон ярышы үтте. IX нчы Спартакиадага әзерләнү максатыннан үткәрелгән әлеге ярышта Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан барлыгы 24 укучы катнашты. Егетләр һәм кызлар шәхси беренчелек, парлы разряд һәм микст төрләрендә үз көчләрен сынадылар. Спортсменнар мавыктыргыч һәм матур уеннар күрсәтеп түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Егетләр:

1. Шәрипов Марат (Теләче)
2. Фәсхиев Равиль (Теләче)
3. Шигабиев Ильяс (Саба)

Кызлар:

1. Гарипова Гүзәл (Теләче)
2. Хазиева Язгөл (Саба)
3. Тимербаева Фирдәүсә (Теләче)

Парлы разряд (егетләр):

1. Фәсхиев Р., Шәрипов М. (Теләче)
2. Зарипов И., Шигабиев И. (Саба)
3. Хадиев И., Гильманов И. (Саба)

Парлы разряд (кызлар):

1. Хазиева / Якупова С. (Саба)
2. Шәрипова / Мөхәммәтшина (Теләче)
3. Ибатова / Галиахметова (Саба)

Микст:

1. Ибатова / Гильмутдинов (Саба)
2. Фәсхиев / Шәрипова (Теләче)
3. Шигабиев / Якупова (Cаба)

Җиңүчеләр Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм Спартакиадада зур уңышлар телибез!
Просмотров: 567 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]