1 июньнән районның 22 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм
сәламәтләндерү лагерьларында 730 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен
ныгытачак. Шулай ук башкалага, Тукай Кырлайга сәяхәтләр оештыру, физик тәрбия
бирү максатыннан бассейн, боз сараена барулар оештырылачак. 7 мәктәптә исә хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. Аларда
115 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып барачак. Шулай ук "Кояшкай” стационар
лагеры да балалар өчен үз ишекләрен ачты. Өч сменада анда184 укучы ял итә алыр
дип планлаштырыла. |