Главная » 2014 » Октябрь » 31 » V Республика Балалар Советы оешмалары форумы яңалыклары
22:16
V Республика Балалар Советы оешмалары форумы яңалыклары

 Октябрьның соңгы көннәрендә Юлбат урта мәктәбе укучылары Гайфуллина Альбина, Каюмова Ясминә, педагог-оештыручы Г.Р.Габделхаева  җитәкчелегендә V Республика Балалар Советы оешмалары форумында катнашып кайттылар. Әлеге форумда республиканың барлык районнарыннан килгән иң актив балалар төрле юнәлешләргә, мәсәлән “Экология”, “Мәгариф”, “Социаль яклау һәм волонтерлык”, “Матбугат”, “Мәдәният” кебек комитетларга бүленеп, проектлар төзеп якладылар. Форум эшчәнлеге барышында   укучылар шулай ук әлеге юнәлешләрдә эшләүче Министрлык вәкилләре белән очраша алдылар һәм проектларын кунакларга тәкъдим иттеләр. Резолюция кабул иткәннән соң Форум үз эшчәнлеген тәмамлады. 

Просмотров: 403 | Добавил: Vener@dl | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]